22 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Россиядә яшәүчеләр кулындагы «тере» акча күләме 19,8 триллион сумга җиткән
Быел беренче яртыеллыкта Россиядә яшәүчеләр кулындагы «тере» акча күләме, 1,6 триллион сумга артып, 19,8 триллион сумга җиткән.
-
Яңалыклар
Казанда финанс пирамидасы эше буенча биш кешегә хөкем карары чыгарылды
Казанның Вахитов районы суды FrendeХ финанс пирамидасы эше буенча хөкем карары чыгарды. Аның биш җитәкчесенә 6–7 елга иректән мәхрүм итү һәм 200–300 мең сум күләмендә штраф җәзасы бирделәр.
-
МӨҺИМ
Юл бәһасе: Татарстан юлларында 93 миллиард сумлык эш башкарыла
Республика юлларында быел 93 миллиард сумлык эш башкарыла. Бу – республика өчен яңа рекорд, үткән елгы белән чагыштырганда 11 миллиард сумга күбрәк. «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында гына да 200 чакрым автомобиль юлы төзелә һәм капиталь дәрәҗәдә ремонтлана.
-
Яңалыклар
Оренбург тракты дублер юлы 8 этаптан торачак
Казанда юл челтәрен тәртипкә китерү юнәлешендә иң эре проект булып Оренбург тракты дублерын төзү тора.
-
Яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект кысаларында 200 чакрым юл төзелә һәм төзекләндерелә
Быел республика юлларына 93 миллиард сум пкча тотылачак.
-
Яңалыклар
«Күршенең агачы комачауласа нишләргә?» Укучы соравына «ВТ» җавап бирә
Күршебез белән ике арада 20 ел инде бер агач үсә. Ул безнең якка кереп тора.
-
Яңалыклар
«Макс»та грантлар эзләү өчен мини-кушымта барлыкка килде
«Макс» мессенджерында «Грантлар порталы» мини-кушымтасы эшли башлады.
-
Яңалыклар
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеена яңа директор билгеләнде
Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, вазыйфасыннан китеп, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры итеп билгеләнгән.
-
Яңалыклар
Башкортстанда сәүдә үзәгендә чыккан янгында дүрт кешенең гомере өзелгән
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә сәүдә-сервис комплексындагы янгында һәлак булучыларның саны дүрткә җиткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда йөк машинасы суга төшкән: йөртүчесе һәлак булган
Югары Осланда йөк машинасы, пирсны бәрдереп, су астына киткән.
-
Яңалыклар
Татарстаннан СВОдагы егетләргә гуманитар ярдәм илттеләр һәм блиндаж мәчет ачтылар
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәт казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин белән очрашты.
-
Яңалыклар
Татарстанда бер ир, интернет аша машина сатып алам дип, 4 миллион сумыннан коры калган
Лениногорскида яшәүче ир-ат, интернет аша машина сатып алмакчы булып, 4 миллион сум акчасын югалткан.
-
Яңалыклар
Яшь галимнәргә торак өчен бирелә торган грантларга гаризалар бирү вакыты озайтылды
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе торак шартларын яхшырту өчен грант алучыларны сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү вакытын озайтты.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгы белән котлады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгы уңаеннан Макс каналына котлап видео урнаштырган.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе Халыкара коммерция транспорты күргәзмәсендә декларация имзалауда катнашты
Бүген «Comtrans-2026» халыкара коммерция транспорты күргәзмәсендә Саратовта тарату тартмаларын сәнәгать җитештерүен оештыру ниятләре турындагы декларация имзаланды.